Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе һәм ГТХМ хезмәткәрләре раритет хәрби автотехниканың бәйрәм автоузышында катнаштылар

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

    Бүген Яшел Үзән районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган автойөреш узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук хезмәткәрләрнең балалары катнашты. Автопарадның башлангыч ноктасы «Зөя» ял базасы булды, анда бәйрәм колоннасы Свияжск утрау-шәһәренә таба кузгалды.
    Үзәк мәйданда бәйрәм концертының җыр-биюләре астында чын кыр кухнясы җәелдерелде. Барлык теләүчеләр арыш икмәге салынган хуш исле боткадан авыз итә, солдат фляжкаларыннан татлы чәй һәм хәтта "боевые 100 грамм" да эчә алдылар.
    Зөядә бәйрәмнән соң хәрби автомобильләр Карамалы Тау бистәсенә юл алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International