Җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркемнәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Чыпчык авылында 3 йорт яны участогы (бакча), Иске Бөреле торак пунктында 7 йорт яны участогы, Биектау муниципаль районының Байкал торак пунктында 10 йорт яны участогы һәм юл участогы су басу фаразлана. Барлык очракларда да торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктларның яшәешен тәэмин итүдән киселгәннәре юк.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге вәзгыятьне контрольдә тота.