Бүген Әлмәт районында Р-239 «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 256 километрында мобиль туклану һәм җылыту пунктын ачу буенча тренировка узды. Бу пунктлар, нигездә, озак вакытка сузылган заторга эләккән кешеләр өчен кирәкле шартлар тудыру өчен билгеләнгән. Мондый җылы һәм туклану пунктларында Сезне кайнар ризык, эчәргә яраклы су һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәкләр. Азык әзерләү өчен кыр кухнясы кулланыла. Шулай ук кәрәзле телефонны зарядить мөмкинлеге дә бирелә.
Автоюлда мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп ителгән район көчләре һәм чаралары 149 кеше һәм 63 берәмлек техника, шул исәптән 51 кеше һәм 12 берәмлек техника. Күнегүләр барышында барлык җәлеп ителгән көчләр дә үз бурычларын билгеләнеш буенча үтәделәр.