ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

19 гыйнварда төнлә православие дөньясы Чумылдыру яисә Аллаһының күренүе бәйрәмен билгеләп үтә. Полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр Чумылдыру коенуларының хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итәчәк. Барлык Чумылдыру коенуларын үткәрү урыннарын ачык сулыкларда (аларның саны әлегә ачыклана) җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының бүлекләре карап тикшерәчәк. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 23 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International