ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бәйрәмдә Үзәк федераль округында Русия Федерациясе Президентының тулы хокуклы вәкиле урынбасары Николай Овсиенко, Русия ГТХМ үзәк аппаратының вәкилләре, Русия Федерациясенең Үзәк һәм Идел буе федераль округларының субъектлары буенча Русия ГТХМ Баш идарәләренең башлыклары, ветераннар һәм хөрмәтле кунаклар булган. Бүген Русия ГТХМ Үзәк региональ үзәгенең канаты астында 31 баш идарәсе. Бу гадәттән тыш хәлләр һәм төрле һәлакәтләр вакытында 600 меңнән артык кешене коткарган меңләп янгын сүндерүче һәм коткаручы.

22 июньдә 1 нче отряд бүлекләренең хезмәткәрләре арасында турникта күтәрелү ярышлары үткәрелгән. 15 төркемне вәкил иткән 150 янгын сүндерүче иң көчле исеменә көрәшергә теләк белдергән. Каты ярышу нәтиҗәсе буларак, шәхси нәтиҗәдә ПСЧ-92 нең бүлекчә командиры Леонид Советников 48 тапкыр күтәрелгән. Төркем беренчелеге бөтен төркем катнашучылары җыйган гомум очколар саны белән билгеләнгән. Бу күрсәткечтә ПСЧ-91 янгын сүндерүчеләренә беркем дә тиң булмаган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International