ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 14 сәгать 3 минутта Казан тимер юлы вокзалына 4 кешедән (шул исәптән 1 бала) торган Украина Республикасы гражданнары килеп җитте. Мәҗбүри күченүчеләр вакытлы урнаштыру пунктларында Казан шәһәрендә “Стрела” кунакханәсе (3 кеше, шул исәптән 1 бала) һәм “Санта” ЧҖҖ шифаханәсе (1 кеше) нигезендә урнаштырылган.

Бүген Казан федераль университеты Химия институты бинасы янында янгын машиналары һәм студентлар җыелышы узып баручыларның игътиабарын тартты. Монда янгын килеп чыгу очрагында укучыларны һәм персоналны эвакуацияләү буенча өйрәнү дәресе үтте. Бөтен кешеләрне, тулы бер минутка арттырып үтәп, биш минут эчендә чыгара алдылар. ТР буенча 7 нче Федераль янгынга каршы отрядның 2 нче янгын бүлеге өйрәнүне тиешенчә эшләде.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 26 мартына хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International