ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Кама елгасында Чистай районында ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәге Чистай бүлекчәсе хезмәткәрләре сайлыкка утырган резин көймәдән ике балыкчыны коткарды. Аларның ярдәменә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәге Чистай бүлекчәсенең ике хезмәткәре Корвет-600 моторлы көймә белән чыкты. ГИМС инспекторлары балыкчыларны иске Кама районында таптылар. ГТХМ хезмәткәрләре балыкчыларны Галактионово т. п. кадәрь эвакуацияләде. Көймәдә ике Түбән Кама яшәүчеләре булган иде. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмады.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексы нигезендә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында янгын гамәли спорт элементлары белән иң масштаблы республика ярышлары булды. Чемпионатның төп призын алыр өчен башкалага 13 яшүсмерләр командасы килде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.  

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне дөрес кулланмау аркасында  - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International