ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама отрядының аерым постларның эшчеләре уңышны җыю һәм саклау урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында профилактик әмәлләр үткәрә. Чулпан авылын саклау буенча аерым пост башлыгы ашлык саклау урыны эшчеләре белән урып-җыю вакытында янгын куркынычсызлык чаралары турында лекция үткәрде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны  кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган  вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, яшеннән 2 янгын, балалар шуклыгыннан – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  10 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International