6 апрельдә 11.10 сәгатьтә Лаеш районында Сингел торак пункты янында Мишә елгасында балыкчыларның боз астына китүләре турында хәбәр килде.
Вакыйга урынына «Ташкермән» вакытлыча коткару постының «Хивус-10»һава мендәрендәге судно җибәрелде.
Сингел торак пункты янындагы ярдан 1,5 км ераклыкта коткаручылар 2 балыкчыны коткардылар һәм ярга алып килделәр. Госпитализациядән зыян күрүчеләр баш тарткан.