ГТХМ сәламәт яшәү рәвеше өчен: Зәңгәр күлдә кышкы коену

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Казан ГТХМ хезмәткәрләре Россия ГТХМ 30 еллыгына багышланган «ГТХМ сәламәт яшәү рәвеше өчен» бөтенроссия флешмобына кушылды. Хатыннары һәм балалары белән алар ялларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү өчен Зәңгәр күлгә чыктылар.

Температурасы ел әйләнәсендә +4 градуслы Зәңгәр күлдә коену гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә көч, дәрт һәм сәламәтлек өстәде һәм янгынчылар һәм коткаручылар үз бурычларын профессиональ рәвештә үти генә түгел, ачык, актив һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп ял итә белүләрен раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International