Халык белән очрашуларда – янгын куркынычсызлыгы чаралары турында

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

Ел саен Ел башында Биектау муниципаль районы администрациясе һәм хезмәтләре тарафыннан авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үткәрелә, анда узган елда башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерелә, киләсе елга планнар яңгырый. Янгыннар һәм кешеләрнең үлеменә бәйле хәлне тотрыкландыру кысаларында Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге әлеге җыеннарда чыгыш ясый.

Агымдагы айда бу эш Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов, районның башка кызыксынган хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре, Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Алексей Разгулов катнашында да дәвам итте. Чыгышлар барышында һәр авыл җирлегендәге янгыннар белән бәйле хәлләр җентекләп өйрәнелде, балаларның янгыннарда үлүе, язгы-җәйге һәм көзге-кышкы янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук үз йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында сораулар бирелде. 

Чыпчык, Айбаш, Әлдермеш, Биектау авыл җирлекләрендә үткәрелгән җыеннарда 450дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International