Уку тревогасы һәм  җитди дәресләр

2020 елның 14 феврале, җомга

Сарман муниципаль районының «Җәлил гимназиясе» МББУдә өйрәнүләр үтте. Эвакуация планнарын уңышлы өйрәнгәннән соң, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Рөстәм Гарипов уку кабинетлары буйлап узды һәм укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде.

Уку эвакуациясе белән беррәттән 3 һәм 4 сыйныф укучылары белән укыту-танып-белү дәресе үткәрелде, аларга янгын сүндерү инспекторы янгын чыгу очрагында һәм янгын сакчылыгына хәбәр иткәндә гамәлләр тәртибе турында искә төшерде.

Өйрәнүләр ахырында ДЯХ хезмәткәре нәтиҗәләр ясап, уку йортының вазыйфаи затлары һәм укучыларның янгын куркыныч факторларына эвакуацияләү һәм дөрес җавап бирү буенча җитәрлек күнекмәләргә ия булуларын билгеләп үтте. Уку тренировкасында һәм чарада 317 кеше катнашты. Дәрес Россия ГТХМ барлыкка килүгә 30 ел тулуга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International