Балачакны да искә төште, профилактика да үткәрде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы көн булды. Сабыйларны Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин озатып йөрде.

Балаларга «Кошкин дом» музыкаль спектакленнән өзек күрсәттеләр. Спектакльдән соң балалар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрен чолгап алды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә башладылар, янгын куркынычсызлыгы тематикасына үз эшләнмәләрен күрсәттеләр.

 Көн азагында коллективка янгын куркынычсызлыгын пропагандалаган һәм хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды, һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр.

 

Гүзәл Әхмәтова, Түбән Кама шәһәренең ЦП һәм ОС методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International