Нәниләргә кунакка ГТХМның абыйлар килде

2020 елның 7 феврале, җомга

Янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен үстерү максатыннан Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Олег Ещев Алексеевск шәһәренең 4 нче «Каенкай» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дәрес үткәрде.

Дәрес янгын сүндерүчеләр, инспекторлар һәм коткаручылар ни белән шөгыльләнүләрен аңлатудан башланды. Балаларны янгын һөнәре белән таныштырганнан соң, Олег Ещев балаларга өйдәге шырпы билгеләнеше һәм янгын очрагында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында аңлатты.

Дәрес барышында өлкән төркемнең 9 һәм 18 тәрбияләнүчесе катнашты. Чара ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре ярдәме белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International