Яшел Үзәндә Россия ГТХМ 30 еллыгы хөрмәтенә «Яшь янгынчылар» арасында ярышлар узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Россия ГТХМ 30-еллыгына һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш идарәчелегенең 25-еллыгына 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре һәм «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» ТРО Яшел Үзән районара бүлеге белгечләре оештырган «Яшь янгынчы» спорт бәйрәмен багышладылар. Бу юлы Яшел Үзән шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары көч сынашты.

Спорт эстафетасы шартлары буенча, өч команда, аларның һәркайсында 10ар катнашучы конкурс биременең алты этабында сынаулар узды. Беренче бирем "каршылыклар полосасы". 2 нче этап "янгын сагы чакыру". Аннары-противогазларда йөгерү. «Капитаннар конкурсы» иң мавыктыргыч һәм эмоциональ булды. Командаларның өч лидерына тизлеккә янгынчыларның хәрби киеменә киенергә туры килде. Соңгы бирем булып “янгын сүндерү" конкурсы булды. Балалар стаканчы ярдәмендә үтә күренмәле су савытын тутырдылар. Аның сыйдырышлыгы су белән тулыланган команда җиңүче булды.

Нәтиҗәләр буенча 5 «А» сыйныфыннан «янгынчылар» командасы спорт бәйрәмендә җиңүче булды. Җиңүчеләрдән нибары берничә балл артта калдылар -5 «Б» командасы, икенче урынны алган егетләр. Өченче урынга 5 «В» командасы лаек булды. БИЯҖ вәкилләре катнашкан барлык командаларга татлы бүләкләр-тортлар тапшырдылар. Ә җиңүче команданың һәр катнашучысына әле наушниклар да өләште.

 

Резедә ЙОСЫПОВА, ТР буенча 8 ФЯХО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International