08.49 сәгатьтә 30 гыйнварда Әлмәт районының Кичүчат авылында Юлдаш урамы, 15 нче йортта янгын чыга.
09.48 тә янгын сүндерү барышында 2014 елда туган малайның гәүдәсе табылган, шулай ук 1977 елда туган ир-ат янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндергәндә зыян күргән (кул ярасы киселгән).
09.49 сәгатьтә 100 кв. м мәйданда янгын бетерелгән.
Хәзерге вакытта янгын килеп чыгуның берничә версиясе карала, шул исәптән электротехник сәбәп һәм балалар шуклыгы. Урында Дәүләт янгын күзәтчелеге дознавательләре эшли.