Бөгелмәдә 7 нче гимназия территориясендә янгын: администрациянең эвакуация буенча төгәл гамәлләре аркасында зыян күрүчеләр юк

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29.01.2020, 13.35 (мск) 29.01.2020 сәгатьтә шаһиттан «Технология» фәне буенча дәресләр үткәрү өчен билгеләнгән бер катлы бинаның Бөгелмә шәһәре, Җәлил урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан 7 нче гимназия территориясендә януы турында хәбәр килде.

Бөгелмә янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының бүлекчәләре 2 нче янгын рангы буенча чыктылар.

Уку йорты администрациясенең төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә 850 кеше эвакуацияләнде, шуларның 54е - персонал һәм 796 бала.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын барлыкка килүнең берничә версиясе карала, шул исәптән электротехника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International