Татарстан транспорт прокуроры, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ һәм Россия ЭЭМның Казан линия идарәсе вәкилләре катнашында масштаблы рейдны Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең КСДИ Үзәге хезмәткәрләре Казансу һәм Идел елгалары акваториясе буйлап оештырды. Рейд нәтиҗәләре буенча дистәләгән судно йөртүчеләргә кече суднодан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган, тагын берничә судно штрафстоянкаларга җибәрелгән.