Янгын сүндерү һәм коткару отрядының хезмәткәрләре кешеләрне куркынычлык турында кисәтергә, саклык чаралары турында искәртергә – шундый максат белән Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары һәм Октябрьский поселогының торак секторы буенча профилактик рейдлар оештырдылар.
Яшел Үзән янгынчылары мондый профилактик эшне ел дәвамында «Торак» операциясе кысаларында оештыралар. Алар торак секторны йөреп чыгалар, җирле халык белән әңгәмә коралар, белешмәлекләр тараталар һәм йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ни белән янавын аңлаталар.
Янгын чыгу һәм янгыннарда кешеләр үлеменә юл куймау – янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре үткәрә торган бөтен профилактик эшнең төп максаты. Әмма кайгы булдырмас өчен, кешеләрнең үз кызыксынуы һәм тырышлыгы кирәк.
Резедә Йосыпова