Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары белән уку дәресе

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы пропаганда алып баруда иң зур нәтиҗәгә ирешү максатыннан Азнакай районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары «БИЯХ» АҖ Азнакай участогы хезмәткәрләре белән берлектә Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары әгъзалары белән даими рәвештә дәресләр үткәрәләр.

8-нче номерлы мәктәпнең яшь иреклеләре янгын күзәтчелеге инспекторларын зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, махсус уку йортлары турында кызыксындылар. Дәреснең икенче өлеше инструктив рәвештә узды, анда инструктор Зәкиева Р.А. беренчел янгын сүндерү чаралары, аларның үзлекләре һәм саклау кагыйдәләре турында сөйләде.

Дәрес тәмамлангач, ЯЯДның һәр әгъзасына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International