Рафис Хәбибуллин коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

27 нче декабрь - Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ветераннары һәм шәхси составына Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал – лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле ГТХМ ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Узып баручы ел сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез, сабырлыгыгыз һәм ярдәмегез, командада эшли белүегез һәм уртак эшкә бирелгәнлегегез аркасында уңышлы булды!

Киләсе ел сезнең һәм сезнең якыннарыгыз өчен ышанычлы һәм тотрыклы булсын, ә хыяллар һәм максатлар тормышка ашсын! Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим! Бәхетле Яңа ел, коллегалар, һәм куркынычсыз бәйрәмнәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International