Конфетлар, энциклопедия һәм янгын хәбәрчесе... – Яңа елга иң яхшы бүләкләр! Яшел Үзән янгынчылары Васильево бистәсеннән 12 яшьлек укучыны котладылар

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яшел Үзән районы хакимиятендә ел саен Яңа ел алдыннан хәйрия акциясе үткәрелә. Яшел Үзән балаларының теләкләре белән бизәлгән чыршыны конференцияләр залында урнаштыралар. Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллинга быел Васильево укучысы Виктория Семеновага «кар бөртеге» эләкте. Аның хатында Кыш Бабайга "тәмле бүләк” дип язылган иде. Янгын сагы җитәкчесе тәм-томнарга тагын бер бүләк – балалар кызыклы энциклопедия өстәргә карар итте. Бөтен Яшел Үзән гарнизоны исеменнән якынлашып килүче Яңа Ел Белән Викторияне 8 отрядның хезмәт һәм әзерлек бүлеге инспекторы Илнар Йосыпов котлады. Ул кызга бүләкләр тапшырды, аңа яхшы укуларын һәм теләкләренең чынга ашуын теләде.

 

 Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International