Янгыннар һәм кешеләр һәлак булу сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары бакчачылык ширкәтләренә рейдлар үткәрделәр, алар барышында янгын килеп чыгуга юл куймас өчен, бакчачыларга саклык чаралары турында сөйләделәр.
Рейд вакытында Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Илдус Исмәгыйлев үзенең коллегасы - инспектор Ләйсән Шиһапова белән бакчачыларга бакчаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл язылган белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырдылар.
Мондый рейдларның максаты - шәһәрлеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртү. Чөнки Яңа ел бәйрәмнәре вакытында дачаларына килергә теләүчеләр шактый.
Түбән Кама Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы методисты, Әхмәтова Г.З.