Бәйрәм яллары алдыннан янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрә. Ут белән балаларның шуклыгы, элеккечә үк, янгынның ешлык сәбәбе булып кала. Мондый янгыннар килеп чыгуга юл куймаска, балаларның утта үлүенә юл куймаска, балаларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтергә – ел дәвамында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шундый максатлар белән дәресләр үткәрелә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча Яшел Үзән ГТХМ хезмәткәрләре «Елочка» балалар бакчасында чираттагы дәрес үткәрделәр. Күрсәтмә дәрестә янгынга каршы хезмәтнең гамәлдәге хезмәткәрләре – ТР буенча ЭКБ-53 ФЯХО-8 өлкән янгын сүндерүчесе Роман Шмелев һәм оператив тәэмин итү хезмәте диспетчеры Ирина Гарифуллина катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яшь гражданнарга башлангыч яшьтә нигез салына торган белем һәм күнекмәләр киләчәктә янгыннарны җиңәргә һәм паникага бирелмәскә ярдәм итәр, дип ышана. Ә бу, үз чиратында, янгыннарның санын киметергә генә түгел, ә иң мөһиме – кеше корбаннарына юл куймаска да ярдәм итәчәк.
Резедә Йосыпова