Бөгелмә шәһәренең Укучылар сараенда шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре ата-аналары комитетлары очрашуы узды. Чара барышында ата-аналар һәм балалар иҗат чыгышлары тәкъдим ителде. Кунаклар сыйфатында ГТХМ хезмәткәрләре дә чакырылган иде.
Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар алдыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Бөгелмә муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы Марат Асанов катнашучыларга кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерде, аерым игътибар торак фондының янгын куркынычсызлыгына, пиротехник эшләнмәләрне куркынычсыз файдалануга, шулай ук автоном янгын белдерүчеләрен урнаштыру һәм куллану турында бирелде.
Чара барышында укучылар сараеның театр студиясе янгынга каршы тематикага куелган «Урман һәлакәте»спектаклен күрсәтте. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә үз-үзеңне тоту культурасын пропагандалау һәм формалаштыру эшендә актив катнашкан мәгариф учреждениеләре вәкилләре дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.