Янгынчыларга бүләк - яңа хәрби машина

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

«Татэнерго» АҖ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен яңа янгын сүндерү АЦ-3,0-40 автоцистернасын сатып алды. Яңа техника «Татэнерго» АҖ филиалы-Зәй Дәүләт Район Электр Станциясен саклаучы «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 4 нче отряды» 41 нче янгын - коткару бүлегенә нигезләнәчәк.

Янгын машинасы «КамАЗ» шасси базасында тупланган, янгын-техник кораллар һәм җайланмалар белән тулысынча тәэмин ителгән һәм янгыннарны сүндерү-коткару эшләрен үткәрү урынына хәрби төркемнәрне, янгын-техник коралларын һәм янгын сүндерү матдәләрен китереп җиткерү өчен билгеләнгән. 

«Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 4 нче отряды (килешү буенча)» ФДБУ башлыгы Михаил Арсентьевич Иванов матди-техник тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иткән өчен «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиевка һәм «Татэнерго» АҖ директоры Сергей Александрович Токмачевка рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International