Яшел Үзән янгынчылары Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күнекмә өйрәнүләрен үткәрделәр

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары массакүләм тантаналар үткәрү планлаштырылган объектларны, пиротехник эшләнмәләрне сату урыннарын тикшерәләр.

Өйрәнүләрнең риваяте буенча, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә беренче катта урнашкан китапханәдә янгын чыга. Беренче булып янгынны үзәкнең хезмәт күрсәтүче персоналы арасыннан хезмәткәрләр күреп алды. Көчле төтенне күреп, алар, беренче чиратта, бинадан кешеләрне эвакуацияләүне оештырганнар. Янгын сагы чакыртылды. Кислород кушылу сәбәпле, ачык ишекләр аша яну көчәйде, янгын барлык мөлкәткә һәм китапханәдәге җиһазларга таралды. Барлык китап саклау урыннарына янгын чыгу куркынычы барлыкка килде.

- Мондый янгын-тактик өйрәтүләрнең төп максаты-бүлекчәләрнең шәхси составының күнекмәләрен эшләп чыгару, - дип шәрехли ТР буенча 8 нче ФЯХ отрядының янгын сүндерү хезмәте башлыгы урынбасары Роман Елагин. - Өйрәнүләр барышында шулай ук янгын чыккан очракта объектта хезмәт күрсәтүче персоналның белемнәре һәм гамәлләре тикшерелде.

 

Резеда Йосыпова, ТР буенча 8-ФЯХО матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International