Ел саен Биектау муниципаль районының «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында бөтен Россиядән килгән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрелә. «Варенье» балалар иҗаты фестивале кысаларында Татарстан Республикасына өч көнлек экскурсия барышында балалар белән төрле мастер-класслар үткәрелә. Тату команданың республикада булган көннәренең берсе янгын куркынычсызлыгына багышланган иде.
Балалар белән дәресләрне Биектау муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Рафаил Ларин үткәрде. Ул балалар аудиториясенең игътибарын балаларның ут белән шаяруы, көнкүрештә һәм мәктәптә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук пиротехникадан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлтте.
«ВАРЕНЬЕ» балалар иҗаты фестивалендә Россия Федерациясенең 26 субъектыннан йөз 10 - 17 яшьле бала катнашты.