Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спикеры хәбәр иткәнчә, ел саен бәйрәм көннәрендә янгыннар белән хәлләр кискенләшә, шул ук вакытта күрсәтелгән чорда кешеләр төркемле һәлак булган янгыннар да бар. 2018 елның 30 декабреннән 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында 110 янгын теркәлгән (узган елның шул ук чоры– 105, +4,8%), аларда 5 кеше үлгән (узган елның шул ук чоры – 7, -28,6%), 17 кеше (узган елның шул ук чоры – 12, +41,7%) тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2019 елның 5 декабрендә 1103 нче номерлы карар кабул ителде, аның нигезендә 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта, физик затларга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15-30 мең сум, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрләргә - 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.