«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү елы» кысаларында оештырылган экскурсияләр вакытында балаларга янгын техникасы, авария-коткару җиһазлары һәм янгын инструменты күрсәтелде.
«Уку тревогасы» сигналы буенча Чаллының 72 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең дежур каравылы тревога буенча җыю һәм чыгу тәртибен, шулай ук шартлы янгынны сүндерү буенча гамәлләрне күрсәтте. Алга таба, яшь дусларга янгын сүндерү депосы бинасының түбәсеннән коткару бауы ярдәмендә зыян күрүчене коткаруның ничек башкарылуын ачык күрсәттеләр. Бүлекчә командиры Айрат Маннапов янгын сүндерүче-коткаручыларның нинди физик формада булырга тиешлеген балаларга шәхси мисал итеп күрсәтте.
Экскурсия ахырында укучылар үзләрен янгын сүндерүчеләрнең ролендә тоя алдылар, янгын сүндерү техникасында утырып, авария-коткару җиһазларын һәм янгын коралын карап чыктылар.
Камил Ганиев, ТР буенча 15-ФЯХО