Янгынчыларның эш көннәре ничек узуы, чыгу урыннарында нинди техника куллануы турында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның һәм Сарман гимназиясенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларына үз күзләре белән күрү мөмкинлеге туды.
Янгын сүндерүчеләр балаларны профессиональ планда кызыксындыру, янгын сүндерүче-коткаручы һөнәрен сайлауга юнәлеш бирү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр, бу күп очракта авыр, ләкин бик кызыклы һәм игелекле һөнәр, аңа бөтен гомерне багышлагап була.
Вакыт узгач, бүгенге чара өлешчә балалар хәтереннән җуелыр, ләкин янгын сүндерүчеләргә ышаныч һәм янгын сагы чакыру номерлары мәңгегә хәтердә калачак.