Мәктәп укучылары һәм персоналы өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин ”Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булды. Тукай муниципаль районы ГТХМ хезмәткәре укучылар һәм персонал белән Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында мәктәптә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрде.

Профилактик чара барышында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәре чорында мәктәптә һәм өйдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре җиткерелде. Шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сатып алу һәм куллану вакытында куркынычсызлыкка басым ясалды. Әлеге белем бирү учреждениесе персоналына беренчел янгын сүндерү чаралары – ут сүндергечләр һәм аларны куллану тәртибе күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International