Ут белән саксыз эш итү янгын чыгу сәбәпләренең берсе булып тора. Торак фондта янгыннарны кисәтү максатыннан Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре чираттагы профилактик рейд үткәрделәр.
Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Илдар Шәйгарданов халыкка ягу сезонында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше турында искәртте.
Инструктив әңгәмәдән соң халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды.