Менә инде егерме елдан артык Татарстанның янгын бүлекчәләрендә хезмәттә КамАЗ шассиларында автомобильләр тотыла. Ышанычлы һәм югары үтемле, куллануда таләпчән түгел, һәм иң мөһиме, ремонтка яраклы. Әмма аларның күбесе озак еллар хезмәт итү дәверендә эксплуатациянең барлык чик срокларын эшләде инде, бу аларның техник торышына сизелерлек йогынты ясады.
2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән КамАЗ шассиларында янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт программасы старт алды. Янгын-коткару ведомствосында бу программа “Янгын техникасына – икенче тормыш!” исемен алды.
Әлеге озак сроклы программа кысаларында 2018 ел дәвамында Татарстан Республикасы бюджетыннан барлыгы 80 млн. сумлык 37 янгын-коткару техникасын ремонтлау планлаштырылган иде.
Хезмәткәрләрнең профессиональлеге, куелган бурычларны хәл итүгә индивидуаль карау «Сигналдортранс» ҖЧҖ предприятиесе коллективына янгын сүндерү автомобильләреннән ышанычлы файдалануны тәэмин итеп, автомобиль техникасын ремонтлау һәм торгызу буенча югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына КамАЗ һәм УРАЛ шассиларында 8 янгын сүндерү автомобилен һәм 40 янгын техникасын ремонтлауга 109,5 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирү турында Карар кабул итте, хәзер аларны капиталь ремонтлау буенча техник бирем формалаштырыла.