Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәсе балалар белән профилактик эш алып баруга зур игътибар бирә. Дәресләр балаларның яшен исәпкә алып оештырыла. Бүген Чирмешәннең «Ромашка» балалар бакчасында «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре»темасына уен-викторина формасында профилактик чара үткәрелде.
Викторина барышында балаларга берничә этап узарга туры килде. Беренче булып янгын турында дөрес номер буенча тиз арада хәбәр итү торды. Икенче этапта да балаларны тизлеккә ярыш көтә иде. Монда янгын сүндерүчеләр ролендә алар уенчыкларын янгыннан саклап калу өчен тукыма лабиринталары аша үткәннәр, ә аннары аларга янган бинадан тышка чыгарга кирәк булды.