Бозга чыктыңмы - штраф ал.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Яшел Үзән районында 7 сантиметр калынлыкта бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча рейд узды.

   Идел һәм Зөя култыклары вак боз кабыгы белән генә капланса да, балык тотарга яратучылар кармакларын ярдан еракта урнаштырганнар. Шимбә иртәсендә Яшел Үзән СКҖ, КСДИ инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм ОПОП хезмәткәрләре, район башкарма комитеты вәкилләре елгалар култыклары буенча рейдка чыктылар. Профилактик әңгәмәләрдән тыш-реаль штрафлар.

Рейд барышында барлыгы 98 кеше катнашкан, 59 әңгәмә үткәрелгән һәм 98 белешмәлек таратылган. Балыкчыларга бозга чыгуның факттагы куркынычлыгын аңлатып кына калмадылар, шулай ук бозлы капканнан коткару гамәлләре турында да искә төшерделәр.

 

   Регина Чибрикова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International