Лаеш районы – Мишә һәм Кама елгалары сулыклары бозы буенча беренче уртак планлы рейдка ял көннәрендә җыелма мобиль патруль төркеме юл тотты, аның составына Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре, КСДИ Үзәге дәүләт инспекторлары, эзләү-коткару хезмәте коткаручылары, шулай ук районның административ комиссиясе, полиция, балык күзәтчелеге һәм СКҖ вәкилләре керде. Рейд вакытында боз торышына мониторинг ясау һәм куркыныч участокларда балыкчыларның күпләп җыелу урыннарын ачыклау өчен пилотсыз очкыч Аппараты кулланылды.
Боз кату чорында ГТХМ хезмәткәрләре мобиль патруль төркемнәре составында республика сулыклары буенча даими рәвештә рейдлар үткәрәчәк. Тыюга карамастан, юка бозга чыгучы законны бозучыларны ачыкларга коткаручыларга пилотсыз очу аппаратлары ярдәм итәчәк, алар ваемсыз балыкчыларны теләсә нинди яшерен яки ерак урыннарда табачак.
Боз калынлыгын тикшерүдән тыш, КСДИ инспекторлары, коткаручылар һәм Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыятенең иҗтимагый оешмасы вәкилләре балыкчыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр тараттылар, шулай ук профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Кышкы балык тотарга яратучыларга, бозга чыкканда, һәрвакыт үзең белән куркынычсызлык тәэмин итү чаралары булдырырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.