Ворлдскиллс Россия чемпионаты кысаларында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясен тәкъдир итү тәмамланды.
Россиядә беренче тапкыр "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе нәкъ менә Татарстан Республикасында, Тәтеш шәһәрендә тәкъдим ителде. Компетенцияне тәкъдим итүдә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантларыннан торган биш команда катнашты. Чемпионат уздыруны "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе менеджеры Баранов Дмитрий Юрьевич (Мәскәү шәһәре) күзәтте.
2019 елның 18 ноябреннән 22 ноябренә кадәр вакыт эчендә чемпионатны уздыру планында каралган конкурс биремнәре үтәлде. Катнашучы командалар предприятиенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы норматив-хокукый актлар исемлеген төзү, инструктаж үткәрү, эвакуация планын төзү кебек профилактика чаралары уздыруда һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауда үз белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Чемпионат кысаларында шулай ук «янгын биатлоны» уздырылды. Биатлонда шәхси составның янгын мотопомпасын тараткан вакыттагыгы эш-гамәлләре һәм коткару бавы белән ничек эшләве тикшерелде һәм «янгын кроссфиты»дигән күп төрле һөнәри ярыш үткәрелде. Чемпионат программасында сугышчан тревога буенча тиз арада җыенып чыгып китү, җылылык һәм төтен камерасында эшләү, янгын сүндерүдә файдаланыла торган кул баскычлары белән җитез эш итә белү кебек һөнәри күнекмәләрне бәяләү дә булды.
Ворлдскиллс Россия чемпионаты кысаларында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча уздырылган Региональ чемпионатны ябу тантанасында җиңүчеләр булып Дормидонтов Лев, Җиһаншин Руслан, Кучер Илья, Лукьянов Денис, Семагин Алексейлар танылды. Нәкъ менә шул курсантлардан торган команда Татарстан Республикасы данын Кемерово шәһәрендә үтәчәк Ворлдскиллс Россия ил чемпионатында яклаячак. Икенче урынны Гыйззәтуллин Ислам, Ефремов Александр, Ильин Никита, Мухамедьяров Роман, Шахов Романнардан торган команда яулады.
Өченче урында - Маннапов Рамил, Михайлов Данил, Низамов Илшат, Фролов Никита, Шахов Егорлардан торган команда.
Тантана җиңүчеләрне бүләкләү һәм, көллияттәге традиция буенча, "Ворлдскиллс" бәйрәм тортыннан авыз итү белән тәмамлана.
Чемпионат төгәлләнде,әмма без сезнең белән саубуллашмыйбыз. Яңа елда Ворлдскиллс 2020 чемпионатында очрашканчыга кадәр!
__________________________________________________________________
Информационный отдел WSR, Салима Арсланова