Казанда Николай Лобов истәлегенә багышланган гамәли янгын спорт буенча республика беренчелегенең финал ярышлары уза.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Казанда, күренекле янгын сагы җитәкчесе Николай Матвеевич Лобов истәлегенә багышланган, егетләр һәм кызлар арасында гамәли янгын спорт буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 12 тапкыр уза. Бүген ярышларны ачу тантанасы булды. Яшь спортчыларга теләкләрен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов җиткерде.

Николай Лобов истәлегенә багышланган Республика яшүсмерләр арасында ачык ярышлар Казанда инде 12 тапкыр үткәрелде. Турнир елдан-ел үз чикләрен киңәйтә. Беренче вакытта анда республика Физик культура коллективлары егетләре һәм кызлары катнашса, хәзер даими кунаклар-күрше Идел буе төбәкләре җыелма командалары. Бу юлы Чувашия һәм Марий-Эл республикалары җыелма командалары үз командаларын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International