Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразлары буенча, 21 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында урыны белән һава температурасы 20-25 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика халкына игътибарлы һәм сак булырга, электр җылыткычларын, мич җылытуын кулланганда, туңмас өчен урамда булу вакытын кыскартырга тәкъдим итә.