Яшел Үзәндә федераль янгын хезмәтнең 8-нче отряды хезмәткәрләре һәм КСДИ инспекторлары балалар өчен спорт бәйрәме үткәрделәр.

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Чараның төп максаты - суда куркынычсызлыкка игътибарны җәлеп итү, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү.

Бәйрәм күңелле сюрпризлардан башланды. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Метеор» спорт комплексында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти - әниләре катнашында, яңа җиһазлар-аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен универсаль күтәрткеч тәкъдим итте. Бу махсус җайланма, ул балаларга да, өлкәнәргә дә суга төшкәндә һәм күтәрелгәндә ярдәм итә.

   Аннан су бәйрәме башланды. "Эстафета-Разминка», «Кыршау аша үтү», «водолазлар хәзинә эзли», “төз атучы» ... - барлыгы 7 конкурс, аларда катнашучыларның өч командасы көч сынашты. Балалар барлык биремнәрне бик теләп башкардылар. Аларга әти-әниләре дә, волонтерлар да ярдәм итте. Биредә җиңелүчеләр булмады! Барлык балаларга бүләкләр, дипломнар һәм хәтта чын медальләр тапшырылды. Алар барысы да чын чемпионнар бит! Әлеге мөһим һәм кирәкле спорт бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International