Әлмәт районы мәктәп укучылары арасында янгын -гамәли спорт буенча ярышлар

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Әлмәттә ТР буенча 2-ФЯХО спорт-күнегүләр манежы базасында 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында янгын-гамәли спорт буенча традицион ярышлар узды.

Ярышлар стартына шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән 14 команда чыкты. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән ярышларның баш хөкемдары Марс Йосыпов мөрәҗәгать итте.

Жирәбә салганнан соң спортның ике төре буенча ярышлар башланды – каршылыклар аша 100 метрлы полосаны үтү һәм штурм баскычы буйлап уку башнясы тәрәзәсенә менү. Ике төр ярыш суммасы буенча беренче урынны Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе, икенче урынны 7 нче мәктәп алды, өченче урынны 23 нче «Менеджер» мәктәбе спортчылары алды.

«ТР буенча ФЯХ ДЯХ 2 отряды (килешү буенча)» ФДБУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International