Бүген Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллина исемендәге «Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы» ДББУ тәрбияләнүчеләре өчен ишекләрен ачты.
Үзәк методисты Гүзәл Әхмәтова кадетларга янгын сүндерүче һөнәре, янгын сүндерү-коткару техникасы мөмкинлекләре, янгын сүндерү машинасындагы кирәк-яраклар, утны бетерү өчен нинди янгын сүндерү чаралары кулланылуы һәм авария-коткару эшләрен нинди инструментлар ярдәмендә алып барулары турында сөйләде.
Экскурсия барышында балалар да, аларның педагоглары да янгын сүндерүчеләр эше турында күп яңалыклар белделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Янгын частьләренә экскурсияләр һәм янгынга каршы пропаганда үзәкләре белем багажын тулыландырырга гына түгел, янгыннарның төп сәбәпләре белән таныштырырга да, янгын килеп чыккан очракта сак булырга өйрәтергә дә ярдәм итә.
Әхмәтова Гүзәл, Түбән Кама Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый Элемтәләр үзәге методисты