Оператив һәм бердәм эшләделәр. Татарстанда гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләренә нәтиҗәләр ясыйлар

2 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

         Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләре кысаларында ике көн дәвамында ГО буенча гамәли чаралар үткәрелде.

         Тренировканың беренче этабында федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнары, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы оешмалары җитәкчеләре составына Хәбәр итү һәм җыю үткәрелде, гражданнар оборонасының җитәкче составы белән киңәшмәләр уздырылды, аларда штаб тренировкасында каралган чараларны үтәү буенча хәлләр җиткерелде һәм бурычлар куелды.

         Беренче көн дәвамында күрсәтмә дәресләр рәвешендә гражданнар оборонасы буенча категорияләргә кертелгән өч оешмада эвакуация чаралары үткәрелде, барлыгы 124 кеше эвакуацияләнде.

         Моннан тыш, 97 Гражданнар оборонасы объекты җәелдерелде.

         Шулай ук эвакуация комиссияләренең һәм республика икътисадының төрле министрлыкларда һәм ведомстволарда, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә тотрыклылыгын арттыру буенча комиссияләрнең 136 утырышы үткәрелде.

          Тренировканың икенче этабы барышында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының һәм гражданнар оборонасының территориаль ярдәмче системасы көчләре һәм чаралары Яшел Үзән муниципаль районында юл-транспорт һәлакәтенә һәм «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ территориясендә хлор агызуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүдә катнаштылар.

         Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия өйрәнүләренең гамәли чараларын үтәүгә барлыгы 10 меңнән артык кеше һәм 614 берәмлек техника җәлеп ителде. Тренировкага куелган максатларга ирешелде. Уку мәсьәләләре тулы күләмдә эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International