Республикада янгын детекторларын урнаштыру буенча хәйрия акциясенең чираттагы этабы тәмамланды.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Имин булмаган гаиләләр, күп балалы, инвалидлар, сугыш ветераннары һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр – бу йортларда янгын белдерүчеләре урнаштырылган гражданнар категорияләре. Шушы көннәрдә бөтен республиканың торак пунктларында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге хәйрия акциясенең бишенче этабы тәмамланды.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре һәм БИЯҖ ТРБ Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре ялгыз, өлкән яшьтәге шәһәр кешеләре яши торган адресларны карап чыктылар. Соңгы ике ай эчендә Яшел Үзән районында 840 детектор урнаштырылган.

 

Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International