Янгынчы һөнәре белән танышу: янгын-коткару бүлеге буенча балалар өчен экскурсия

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерүчеләре Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбенең икенче «Г» сыйныфы балалары өчен чын бәйрәм оештырдылар.  Укытучылар һәм ата-аналар озатуында 25 бала ЭКБ-33 һәм отрядның укыту-тренировка полигонында булдылар. Бүлек башлыгы урынбасары Максим Николаев яшь кунаклар өчен үз бүлекчәсе буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

   Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган балалар монументы янында янгын сүндерүчеләргә 1989 елда ГАЗ заводында янгын сүндергәндә һәлак булган хезмәтеәрләре турында сөйләделәр. Аннары янгын сүндерүчеләр яшь кунакларга штурм баскычы буйлап уку башнясының дүртенче кат тәрәзәсенә менүне һәм үз-үзеңне котаруны күрсәттеләр. Укыту полигоны территориясендә хәрби янгын сүндерү машиналары рәткә тезелеп басты, аларның мөмкинлекләре барлык катнашучыларны да гаҗәпләндерде.

  Һава торышы салкын булса да, балалар хәрәкәттә һәм эмоцияләрдә иде, шуңа күрә беркем дә өшемәде. Ахырдан чәй эчтеләр һәм янгын сүндерүчеләргә онытылмаслык һәм тәэсирле экскурсия өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

 

 Людмила Свойкина, ТР буенча ФЯХО-1

  Фото: Павел Особливый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International