Җиңүчеләрне һәм призерларны секунд аерды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Әлмәт районының берьюлы 14 мәктәп командасы 13-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен янгын эстафетасы буенча ярышларда катнаштылар, аны Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 отрядының хезмәткәрләре үзләренең спорт-тренировка манежында оештырдылар һәм үткәрделәр.

Йомгаклау беркетмәсендә җиңүчеләр һәм көмеш призерларны үзара нибары 1 секунд бүлде. Янгын эстафетасы триумфотрларының нәтиҗәсе-1 минут 37 секунд. Икенче урында – Әлмәт шәһәренең 23нче мәктәбе вәкилләре, өченчедә-Әлмәт шәһәренең 17нче урта мәктәбе укучылары, 1 минут 42 секунд нәтиҗәсе белән.

Гамәли янгын спорт буенча мәктәп эстафетасы җиңүчеләре һәм призерлары ТР буенча 2 нче ФЯХ отряды һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.  

«ТР буенча 2 ДЯХ ЯХО» ФДБУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International