Янгын куркынычсызлыгы техникумы студентларын укыту

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген «Чирмешән аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укучылары янгынга каршы белемнәр багажын тулыландырды. Алар өчен янгын куркынычсызлыгы көнен Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Фомин оештырды һәм үткәрде.

Үзенең чыгышында ГТХМ хезмәткәре белем бирү учреждениесендә, көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерде. Районда һәм республикада булган янгыннарның реаль очраклары балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Андрей Фомин шулай ук теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Балалар инде өлкәннәр булганлыктан, дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы укучыларның игътибарын җиңел кабынырга мөмкин булган янучан матдәләрнең куркынычына юнәлтергә булган.

Укучылар игътибар белән тыңладылар, кемдер хәтта язып та алдылар, чөнки бу елда янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә өйрәтү буенча бу беренче дәрес.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International