Халык арасында спортны популярлаштыру һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү – шундый максат белән Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә «Сәламәтлек марафоны» проекты үткәрелә. Аны гамәлгә ашыру кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында даими рәвештә спорт чаралары, ярышлар һәм фестивальләр үткәрелә. Шулай ук Татарстанның гадәттән тыш идарә хезмәткәрләре дә актив катнаша.
Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды беренче урынны алды. «Сәламәтлек марафоны» кысаларында турнирның җиңүчесе кубогын һәм алтын медальләрне Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров тапшырды.
Резедә Йосыпова