3,5 минут эчендә тулы эвакуация

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Куркынычсызлык айлыгы» кысаларында Зәй 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, мәктәпнең белем бирү процессында катнашучыларның барысы да эвакуацияләнде.

 “Уку күнегүләре уңышлы узды", - дип нәтиҗә ясады Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы. Аннары Зәй муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова башлангыч сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрде, аның барышында инспектор мәктәптә, өйдә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгын чыгу сәбәпләре һәм аларның нәтиҗәләре турында аңлатты. Шулай ук укытучылар составы һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International